Конституция көненә багышланды

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
Бөгелмәдә РФ Конституциясе кө-ненә багышланган “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дигән уен узды.
Җомга көнне, 12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүнең 21 еллыгы билгеләп үтелде. Шул уңайдан Бөгелмәдә “Яшь гвар-дия”нең җирле бүлеге шәһәребезнең үзәк китапханәсендә “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уенының I турын уздырды. Шәһәребездәге урта һәм югары белем бирү йортлары студентларыннан торган җиде команда вәкилләренә Россия Конституциясенә һәм аның символларына багышланган күп кенә катлаулы сорауларга җавап эзләргә туры килде.
     Өч раунд нәтиҗәләре буенча педагогия көллияте командасы – I, һөнәри-педагогия көллияте командасы – II, аграр көллият студентлары III урынны яуладылар. Җиңүчеләргә сертификатлар, Дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International