Ленинградны азат итү көне

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Бөгелмәдә Ленинград блокадасы корбаннарын искә алуга багышланган чаралар узды.
      Россиянең хәрби дан көне – совет гаскәрләренең Ленинградны немец-фашист илбасарларыннан тулысынча азат иткән көн (1944 елда) – 1995 елның 13 мартында чыккан “Россиянең хәрби дан көннәре (җиңү көннәре) турында”гы Федераль Законы нигезендә билгеләп үтелә.
     1941 елның җәендә Гитлер Германиясе Шәһәрне тулысынча юкка чыгару максаты белән Ленинград янында хәрби хәрәкәтне көчәйтә. 8 сентябрьдә мөһим стратегик һәм сәяси үзәк тирәли боҗра кысылганнан-кысылып, тәмам йомыла, әмма фашистлар шәһәрне ала алмыйлар. 1943 елның 18 гыйнварында блокада боҗрасы өзелә, ил белән элемтә тотардай тар коридор ачыла. 1944 елның 27 гыйн- варында исә совет гаскәрләре 900 көн дәвам иткән фашистлар блокадасын тулысынча юкка чыгаралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International