ОДНны яңадан исәплиләр?

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

Соңгы вакытта бөгелмәләр “Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты”на ОДН мәсьәләсе буенча еш мөрәҗәгать итә башлаган, чөнки соңгы исәп квитанцияләрендә “анлашылмаган” кабат исәпләүләр барлыкка килгән. Бу исәпләүләрнең кайдан килеп чыгуын аңлату өчен департаментта идарәче компания җитәкчеләре, инженерлары, мастерлары белән очрашу булып узды.

 

Бер сәгать ярым дәвамында департамент һәм ЕРЦ хезмәткәрләре ОДНның кайдан килеп чыгуы  һәм ни өчен яңадан исәп-хисап ясалуы турында аңлатма бирделәр.

       Яңадан исәп-хисап ясалуның төп сәбәбе күпфатирлы йортларда яшәүче халыкның шәхси исәп приборлары күрсәткечләрен вакытында тапшырмавына бәйле икән. Бу, үз чиратында, кайнар һәм салкын суга исәпләүләрне уртача 6 ай дәвамында кулланылган сан белән саналуга китерә. Норматив фатирда яшәгән кешеләр саны белән исәпләнә (бу норматив-хокук актлары белән беркетелгән). “Уртача” һәм “норматив” исәпләүләр аркасында айга исәпләнгән гомуми йорт ихтыяҗ чыгымнары бик төгәл булып чыкмый.

       Яңадан исәп-хисап ясау уңай якка да, кире якка да булырга мөмкин. Мәсәлән, берәр фатирда чыгым уртачадан яки нормативтан күбрәк булса, башка фатирларга янәдән исәп-хисап ясаячаклар. Чит фатирдагы бурычлар бу йортта яшәүче башка фатир  хуҗаларына бүленми. Һәр фатирның үз исәп квитанциясе бар һәм анда булган бурычлар язылып барыла. Аңлашылмаучылык чыкмасын өчен йортта яшәүче һәркем приборлар күрсәткечләрен вакытында тапшырып барырга тиеш.

        Очрашу ахырында идарәче компания җитәкчеләренә мәгълүмати материал тапшырылды. Алар ярдәмендә контролерлар идарәче компаниягә

мөрәҗәгать итүчеләргә аңлатма бирә алачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International