21-22 февральдә «Е.А. Тимерҗанов ис Юность» спорт залында яшүсмерләрнең бокс буенча, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, ачык Беренчелеге булып узды. Ярышның төп максаты май аенда Казанда булачак ТР X укучылар Спартакиадасында катнашу өчен шәһәрнең җыелма командасын формалаштыру.
Ярышта ТР һәм БР 8 шәһәреннән килгән 96 спортчы катнашты. Анда барлыгы 14 команда көч сынашты. Ярышлар 34 үлчәү категориясе буенча 4 яшь үзенчәлеге төркеменә бүленде. Яшүсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре 13 үлчәү категориясе буенча җиңү яуладылар. Ярышларның көмешләренә 14 бөгелмәле спортчы лаек булды.