Һәркем чакыру кәгазе артыннан!

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

31 мартта ТР Бөгелмә хәрби комиссариат бүлегендә, чираттагы хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе алдыннан эшлекле киңәшмә булып узды. Анда бүлекнең шәхси составы, табиб белгечлекләре һәм шәфкать туташлары катнашты.

Киңәшмәдә шулай ук Бөгелмә шәһәре прокурорының  өлкән ярдәмчесе А. Нагимуллин һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгының  коррупциягә каршы көрәш буенча урынбасары О. Гафиятуллина булды.
      Киңәшмә барышында бүлек җитәкчесе Р. Миңнетдинов коррупциягә каршы көрәш алып барылуы турында башкарган эшләрне хәбәр итте. Военком коррупцияне булдырмауны кисәтүгә кагылышлы уздырылган чараларны атады. Хезмәткә чакырылучылар һәм аларның әти-әиләре белән аңлату, агарту эшләрен бәян итте.
    Шунысын әйтергә кирәк, 2014 елдан чакырылу комиссиясе бер чакырылучының бернинди сәбәпсез хезмәткә бармый калуы турында белдерә. Бөгелмә шәһәре
прокурорының  өлкән ярдәмчесе А. Нагимуллин тарафыннан җаваплылыкка тарту чарасы җиткерелде. Старшим помощником городского прокурора А. Нагимуллиным были озвучены меры ответственности за совершение коррупционных преступлений. Помощник главы по противодействию коррупции О. Гафиятуллина муниципалитетның  коррупциягә каршы көрәшнең төп  юнәлешләре белән таныштырды.  
     
Киңәшмә ахырында военком бирегә җыелучыларга чакырылу камиссиясен оештыруга намус белән карарга чакырды, барлык үтенечләрне, кисәтүләрне канәгатьләндерергә кирәклеген ассызыклады, чөнки чакыру кампаниясенең нинди халәттә баруы хәрби хезмәткә чакырылучыларның алга таба ничек һәм ниди мөнәсәбәттә хезмәт итүе белән бәйле дип белдерде.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International