Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган чара.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Яшел Россия” экологик хәрәкәте илнең барлык төбәкләрендә дә “Җиңү Урманы” акциясен уздыруны планлаштыра һәм сугыш елларында ятып калган 27 млн. халык санынча агач утыртуны күздә тота. Татарстанда бу акция 25 апрельдә, бөтенрәсәй агач утырту көнендә башкарылачак. Урман хуҗалыгы министрлыгының пресс-хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, күпләп агач утыртуда БВС ветераннары катнашачак.
Бөгелмә районы башлыгының матбугат хезмәте