Һәр чәршәмбене төзүче оешмаларның подрядчиклары аерым курку белән көтеп ала. Бу атнада да шулай ук булды. Төзүчеләрне мондый контрольдә тоту муниципалитетның иң мөһим мәсьәләләреннән санала. Төзү эшләре бара торган кайбер объектларны Бөгелмә муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Адель Галиулллин үзе карап чыкты.
"СУАР - Актив" оешмасы подрядчылары комнан сарайлар салырга җыенмый, әлбәттә. Ә 140 кечкенә балаларның шавын үзенә сыйдырачак “яңа төзелеш” сафка басарга тиеш. Тухачевский урамындагы балалар бакчасын төзү кызган төстә бара. Инде фундамент эшләре әллә кайчан төгәлләнгән, тиздән бинаның икенче катын салуга күчәләр. Бу бары тик республиканың мәктәпкәчә учреждениеләр төзү программасы аркасында барлыкка килгән эш.
Табигать кышкы йокысыннан арынганны шәһәребезнең кайбер торак йортлары да көтеп кенә тора. Клубный 3 әнә шуның ачык имсалы, анда тиздән капиталь ремонт башланачак. Моны «ЖилСервис» оешмасы башкарачак. Биредә инде подрядчиклар тарафыннан ремонт 50% үтәлгән , түбәсен ябу 90% эшләнгән. Тиздән төзүчеләр фасадны буяп, түбә астын җылытуга керешәчәкләр.
Сәйдәшев урамындагы подъездларның эчке ремонтына подрядчиклар өч йортта алып барачак. Биредә салкын су системасын алмаштыру, түбәне, төтен чыгу торбаларын яңартуэшләре эшләнгән. Яңа кәрнизләр ак шома калайдн, ә бинаның фасады сары латониттан булачак. Шулай ук газүткәргечен күчерү мәсьәләсе дә хәл ителә.
Быел капиталь ремонт программасына 87 күпфатирлы йорт кергән Бу эшләр өчен якынча 196 миллион сум бирелә.Республика программасын тормышка ашыру өчен 9 подрядчы оешма кертелгән.