Акция барышында бөтен шәһәргә мәгълүмати банерлар куелачак, ә мәчетләрдә балалар подгузниклары, туклану катнашмалары, балалар киемнәре һәм башка күкрәк баласына кирәкле предметлар җыелачак. Болар барысы ата-аналары ташлаган яисә башка язмыш аркасында балалар хастаханәсенә эләккән сабыйларга тапшырылачак.
Акцияне оештыручылар җәмәгать бу гади булмаган хәлләрдә битараф булмыйча ярдәм итәрләр дигән өмет белән эшлиләр.
Акция бер ай дәвамында барачак.
Безнең координаталар: ТР Бөгелмә шәһәре. Үзәк мәчет. г.Бугульма Центральная мечеть Краснослободская урамы 68.
Белешмәләр өчен тел. 8 937 577 37 24 (Рәфис хәзрәт) яисә 8 85594 4 16 98