Бүген Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Гаврил Потапов үзенең 90яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны бу күркәм гомер бәйрәме белән котларга Бөгелмә шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Белодуров килде.
Күпсанлы котлаулар белән бергә ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләкләре дә яңгырады. Гаврил Филиппович өчен иң зур бүләк Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медале булды. Шулай ук Алексей Белодуров юбилярны Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән дә котлады.