Икеайлык кысаларында шәһәр тәртипкә китерелә.
Күп кенә оешмаларда һәм мәктәпләрдә җирне кардан арындыру һәм шәһәрне чүп-чардан чистарту эшләре башланды.
Кичә 3 мәктәп укытучылары һәм укучылары экологик шимбәгә чыктылар. Алар озын кыштан соң мәктәп янын тәртипкә китерделәр. Бергәләп кар тараттылар.
"Бүген җыештырырга 6-10 сыйныфлар чыкты. Шимбә – ул җыештыру гына түгел, ул хезмәт һәм гражданлык-патриотик тәрбия дә. Безнең укучыларыбызның ата-аналары моны бик яхшы аңлыйлар һәм чисталык буенча үткәрелгән бу чараны хуплыйлар. Җыештырулар үткәреп, без шәһәребезне чистартуда үзебездән зур өлеш кертәбез", -дип белдерде мәктәп директоры Галина Валерьевна Дулова.
8А сыйныфы укучылары, дус кызлар Алия Мифтахова һәм Эльвина Вильданова, мәктәптә укуның, шимбә көннәрне мәктәп янын җыештыруга чыгу аларга ошавын, икенче көнне иртән үзең җыйган чиста мәктәп ишегалдына керүнең күңелле икәне турында сөйләделәр.
Шәһәребездә чисталыкны бар кеше дә хуплар дип ышанып калабыз!