Истә тоту – изге бурыч!

2015 елның 5 апреле, якшәмбе
Тиздән – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Кешелек дөньясы тарихында иң коточкыч булган бу сугышта җиңүнең юбилеен билгеләп үтәр алдыннан без игелекле, юмарт, кеше хәленә керә белүче затларга – шәһәр һәм район халкына, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләренә, хосусый эшмәкәрләргә, бизнес вәкилләренә мөрәҗәгать итәбез.
      
Бу – Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калган, якты киләчәк төзегән, яшәвебез өчен бурычлы булган кешеләр хакына ярдәм сорау. Сугыш һәм тыл хезмәтчәннәре турында кайгырту, аларның тормыш-көнкүреш шартларын, матди тәэминатын арттыру, медицина һәм социаль хезмәтләр күрсәтүне яхшырту – безнең изге бурыч ул. 
     Бөгелмә муниципаль районында һәр ветеранга адреслы социаль ярдәм күрсәтү планы расланган. Акчаларыгызны “Шәфкатьлелек” (“Милосердие”) хәйрия фондының “Җиңү” (“Победа”) счётына күчерә аласыз. Фондның реквизитлары: БУГУЛЬМИНСКИЙ ФОНД СОЦИАЛЬНОЙ ПОДДЕРЖКИ НАСЕЛЕНИЯ МИЛОСЕРДИЕ ИНН 1645018548; КПП 164501001 р/с 40703810403020001815 в Бугульминском филиале ОАО “Ак Барс” Банка БИК 049205805; к/с 30101810000000000805 Юридик адрес: 423231, РЕСПУБЛИКА ТАТАРСТАН (ТАТАРСТАН), г. БУГУЛЬМА, ул. СОВЕТСКАЯ, д. 56.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International