Бүген Бөгелмә мэриясендә эшлекле киңәшмә булды. Анда берничә мәсьәлә каралды. Шуларның берсе “Бөгелмә муниципаль районының мәдәниятен үстерү”.
Төп доклад белән мәдәният бүлеге җитәкчесе Лена Миңнуллина чыгыш ясады. Бөгелмә муниципаль районының мәдәниятен 71 муниципальное учреждение тәэмин итә, шул исәптән клублар, китапханәләр, музейлар, художестволы эстетик юнәлешле өстәмә белем бирү учрежденияләре, ял һәм культура паркы, 2 дәүләт учреждениесе – “А. Баталов исемендәге рус драма театры”, “Татаркино” Бөгелмә филиалы. 2012 елдан Татарстан Республикасында авыл җирлекләрендә мәдәнияткә кагылышлы объектлар төзү программасы тормышка ашырыла. Узган елда “Авыл клублары” программасы буенча Бөгелмә районында Иске Сумароково, Акбаш, Березовка авыл җирлекләре үзәкләрендә күпфункцияле мәдәният үзәкләре аякка басты,. 2015 елда бу программаны тормышка ашыру йөзеннән шундый ук бина Соколка авылының Подгорный авыл җирлегендә дә калкып чыгачак.
Мәдәният Елының иң зур казанышы булып иң яхшы сәнгать һәм кинематография мәдәният учреждениеләренә ярдәм“Үзәкләштерелгән район клубы системасы”ның «Дом ремёсел» проектында грант буенча беренче җиңү яулау тора. Узган елда Бөгелмәнең биш мәдәният учреждениесе Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан 700 мең сумга якын грант алдылар.