Шәһәр һәм районның иң төп мәсьәләләреннән берсе – юлларның торышы. Апрель башында комиссия шәһәр юлларының торышын тикшерде. Нәтиҗәдә, урамда 19 км артык юл ремонтланачак. Юллардагы чокырларны ремонтлауны билгеләгәндә комиссия гражданнарның “электрон ТР Хөкүмәте”, “Халык контроле” системаларына мөрәҗәгатен дә искә алды.
2015 елда урамнарны, ишегалларны ремонтлауга 100,46 млн. сум кирәк булыр дип планлаштырыла (2014 елда 204,2 млн.сум тотылган иде). Бу сумма 2013 елда финанслауны өч тапкырга артык. Хәзерге вакытта ремот эшләренең бәясе тикшерелә, соңыннан аны башкару этаплары тикшереләчәк. Һәр ел саен башта автобус маршрутлары йөри торган юллар ремонтлана.
«Бу атнада юлларның торышын тагын бер кат тикшереп чыгабыз, безгә 1 майга кадәр аларны ремонтларга кирәк. Бу бик мөһим хәл. Эшнең вакытында үтәлүе ныклы контроль астында булачак. Подрядчы оешмалар тотылган һәр тиен өчен җавап бирәчәкләр, бу эш сыйфатына менә дигән гарантия» - дип белдерде Линар Закиров.