Бөгелмә муниципаль районының гомумбелем бирү учреждениеләреннән 800 укытучы ике көнлек методик тренингта катнаштылар, аны мәгариф идарәсе тренер-методистлары үткәрде. ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының республика проекты инде икенче ел сингапурныңEducare Cooperative Limited “ТР укыту сыйфатын камилләштерү” компаниясе проектын тормышка ашыра. Укытучылар үзләренең дәресләрендә интерактив белем бирү күнекмәләрен актив кулланалар. Яңа “Фикерләү культурасын үстерү” программасы укучыларның креатив һәм критик фикерләвен үстерү алымнарына юнәлтелгән.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте