Бөгелмәнең туган якны өйрәнү музеенда “Сугыш исе сеңгән хатлар”исемле Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә бөгелмәлеләрнең сугыш вакытында язышкан уникаль хатлары урын алган. Бөгелмәлеләрнең ничек дошман белән көрәшүләре, туган илгә, якыннарына, туганнарына карата мәхәббәтне, ничек үлемгә ташланулары турындагы саргаеп беткән хатларны тетрәнүсез һәм дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Алар дәһшәтле сугыш елларының шаһиты.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте