Җиңүнең 70 еллыгына багышлана...

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы  якынлашуын районда һәм шәһәрдә узган һәр чара искә төшереп тора. 8 апрель көнне Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды. Анда 55 тыл ветераны һәм сугыш ветераны толы чакырулы иде.
     Гайнемөхәммәт Вәлиев – шуларның берсе. Дәһшәтле сугыш башланганда аңа 10 яшь  була. Ул чактагы авыр еллар бар кешене дә  тигезли. Бала гына булуына карамастан, Гайнемөхәммәт Вагыйз улы колхозда эшли. “Җәй көннәрендә иртә таңнан төнгә кадәр эшли идек. Урак уру дисеңме, бәрәңге алу дисеңме – һәммәсе безнең җилкәдә булды. Ачлык, ялангачлык... Барысын да сөйләп бетереп булмый”, – дип, күз яшьләрен сөртә Гайнемөхәммәт ага. Түшенә таккан юбилей медален ул башкалар кебек үк горурланып кабул итте. Сугыш ветераны толларына һәм тыл ветераннарына медальләрне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров шәхсән үзе тапшырды. Ул Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү өчен үз өлешен керткәннәргә җылы рәхмәт сүзләре әйтте, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Тантана концерт белән аралашып барды, аннары килгән кунакларны чәй өстәле артына чакырдылар.

"Бөгелмә авазы"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International