Партия сәламәтлек турында кайгырта

2015 елның 10 апреле, җомга
“Единая Россия” партиясе җирле бүлеге сәяси советы инициативасы  белән 7 апрельдә – Бөтендөнья сәламәтлек көнендә “Яшь гвардия” җирле бүлеге активистларына, җәмәгать  башлангычында алып бара торган ирекле эшчәнлекләре өчен рәхмәт  йөзеннән, боз сараенда бер сәгать буе  тимераякта түләүсез шуу мөмкинлеге бирелде.
      Чара “Яшь гвардия”челәр күңеленә хуш килде. Биредә тимер- аякка яңа басканнарга мастер-класс күрсәтелде, дуслар белән бергә вакытны файдалы да, күңелле дә үткәргән өчен һәммәсе дә рәхмәтле булды.

"Бөгелмә авазы"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International