2015 елның 8 апрелендә Казан шәһәрендә “Ел тәрбиячесе-2015” республика бәйгесенең финал туры тәмамланды. Финал туры нәтиҗәсе буенча “Татарстан Республикасының 2015 елиң яхшы тәрбиячесе” булып Бөгелмә шәһәренең 14 гимназия тәрбиячесе Людмила Барабошкина булды. Искә төшерик, 15 финалист хөкемдарларга мастер-класс күрсәтергә тиешләр иде. Людмила Барабошкина 1 урынны яулады һәм ул Мәскәүдә узачак бөтенрәсәй бәйгесендә Татарстан Республикасының данын күрсәтәчәк. 2 урынны Түбән Кама районының 91 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Марина Шарыгина алды, 3 урынны Казанның Идел буе районының 131 нче балалар бакчасыннан Ксения Москалу алды.