2015 елның 8 апрелендә Казанда туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенрәсәй мастер-класс бәйгесенең финалы булып узды. Бәйге “2014-2020 елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Дәүләт программасы нигезе кысаларында оештырылды.
Бәйгенең максаты- укытучыларның статусын күтәрү, педагогик осталыкларын тарату һәм һөнәри осталыклары белән уртаклашу.
Бәйгенең финалында ТР, РФ мәктәпләреннән килгән 25 татар, рус, башкорт, мари, мордва, чуваш теле укытучы катнашты.
Бөгелмәне 3 мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кабанова Ольга Захаровна тәкъдим итте. Ул “Укытучы-остаз” номинациясенең җиңүчесе булды.