Үз тарихыңны язар вакыт

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

13 апрель көнне Казанда “Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!” Республика иҗтимагый форумы булып узды. Бу көнне “Без Президент белән” исемендәге инициативалы яшьләр оешмасы хәрәкәте Татарстанда яшәүчеләрне бергә берләштерде. 40 оешма кергән әлеге яшьләр хәрәкәтенең төп максаты булып, Татарстан халкын, Президент программаларын һәм инициативаларын хуплап, конкрет гамәлләрне тормышка ашыруга чакыру тора.

Форумда Татарстанның бөтен районнарыннан 300гә якын кеше катнашты. Шуларның тугызы бөгелмәләр булып, алар форумның “Иҗтимагый тирәлекне үстерү”, “Стратегия 2030”, “Татарстан: Эшлә. Укы. Бүлеш. Үзгәр” мәйданчыкларында катнашкан. Алар арасында җәмгыятебезнең төрле тармакларында киңкырлы эшчәнлек алып баручы актив затлар: эзләнү отряды җитәкчесе Николай Братухин, Татарстанда инвестицияләр һәм инновация мөмкинлекләре үсешен өйрәнүче фән докторы Любовь Гусарова, шушы ук юнәлештә фәнни эш алып баручы Надежда Жилина, студентларның фәнни оешма рәисе Дмитрий Ерохов, волонтёрлар лидеры Марина Журавлёва, иреклеләр үсеше координация үзәгеннән Наталья Кулагина, “АМО РТ” бүлеге рәисе Наталья Чернова һәм тагын ике делегат бар иде. Без аларның соңгы икесе белән күреп сөйләштек. Елена Плеско белән Валентина Парамонова форумда “Россия пенсионерлары Союзы” делегатлары буларак катнашкан. Мине: “Форумда алган мәгълүматны ничек шәһәр күләменә чыгарыйк дип, киңәшләшеп утыра идек әле”, – дип, шатланып каршы алдылар. Һәм шунда ук, бер-берсен уздырып, тәэсирләре белән уртаклаштылар.

"Бөгелмә авазы"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International