Әйдәгез, иртәгә - өмәгә!

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
“Бөгелмә муниципаль районы территориясен санитар чистарту һәм карап тоту чаралары турында”гы карар нигезендә, 18 апрель һәм 25 апрель шәһәр һәм районыбызда өмә көннәре дип игълан ителде. Ә димәк, хөрмәтле дуслар, чисталык өчен көрәшкә ныклап керешергә вакыт җитте.
       Район башкарма комитеты барлык хезмәт коллективларына, эшмәкәрләргә, җәмәгать оешмаларына, укучыларга һәм студентларга, күпквартирлы йортларда яшәүчеләргә шимбәләрне көтеп тормастан, бүгеннән үк, шул исәптән санитар пәнҗешәмбе көннәрне дә нәтиҗәле файдаланып, үзебез яшәгән җирне чистарту һәм ямьләндерү эшенә актив керешүне сорап мөрәҗәгать итә.
2015 ел – үзгә ел, юбилей елы. Җиңү көнен ямьле урамнарда каршы алыйк: урамнарны, ишегалларын чистартыйк, чәчәкләр утыртыйк – үз туган җиребездә үзебез хуҗа икәнне күрсәтик. Чисталык, беренче чиратта, безнең үзебез өчен.

"Бөгелмә авазы"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International