Бөгелмә мөселман активистлары Яшьләр иҗтимагый палатасы утырышында катнашты

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

Бөгелмә мөхтәсибәте каршында эшләп килүче “Алтын урталык” мөселман яшьләре оешмасы Яшьләр иҗтимагый палатасының беренче утырышында катнашты.

    Ул Бөгелмә муниципаль районы Советы каршында оештырылды. Утырышта палатаның бурыч-максатлары, эш юнәлешләре һәм төп составы билгеләнде. Хәзер яшь парламентчылар ТР иҗтимагый палатасына файдалы һәм кирәкле дип санаган төрле законопроектлар тәкъдим итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International