Башкортстан Республикасының Бәләбәй шәһәрендә чуашларның «Силпиасамачĕ» («Сильбийская радуга») ачык балалар-яшьүсмерләр фестивале үтте. Фестивальнең төп максаты – халык традицияләрен саклау, яңа, талантлы башкаручыларны тану.
Фестивальдә беренче тапкыр Бөгелмә муниципаль районының Наратлы авылы мәдәният йорты коллективы катнашты.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча Наратлы мәдәният йортының вокалчысы Мария Черникова “Эстрада җыры” номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат, “Сәнгатьле сөйләм” номинациясендә Диана Абрамова 3 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булдылар.