Бөгелмә ветераннарына түләүсез юридик ярдәм

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
“Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында”гы, “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында”гы Федераль һәм Республика Законнары нигезендә һәм 1941 – 1945 елдагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллык юбилее якынлашу уңаеннан.
Татарстан Республикасы территориясендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, аларның гаиләләре әгъзаларына бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла. Бөгелмәдә бу чара сорауларга җавап бирү (консультация) формасында 28 апрель көнне 14 – 17 сәгатьтә Техника йортында үтәчәк.

"Бөгелмә авазы"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International