Бөгелмәдә зональ семинар-киңәшмә узды

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Бөгелмәдә 16 апрель көнне Татарстанның җиде районының авыл җирлеге башлыклары өчен зональ укыту семинар-киңәшмәсе үтте.  
      Семинарда катнашучыларны ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Президентының территорияләр белән эш идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Сквордяков һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров сәламләде.
Район башлыгы муниципаль берәмлекләр Советына Бөгелмә районына ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәтен белдерде. "Республика тарафыннан безнең авыл җирлекләренә бирелгән автомобиль транспортлары өчен Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук, 2014 елда һәм агымдагы ел башында безнең авыл җирлекләре, төгәлрәге, Наратлы, Подгорный һәм Кодаш 1 миллион сум күләмендә грант алдылар" - дип билгеләп үтте Линар Закиров.
      Авыл җирлекләре башлыкларыннан кала киңәшмә эшендә төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.
"Семинар - ул ведомство вәкилләре һәм муниципаль берәмлек башлыклары иң актуаль сорауларны чишә һәм җавап табу юлларына төшенә торган уникаль тере мәйданчык", - диде Олег Сквордяков.
       Мондый семинар-киңәшмәләр Татарстанның алты районында үтәчәк, Бөгелмә әлеге чаралар циклын башлап җибәрде.

Бөгелмә районы башлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International