Быел илебез олы датаны – Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан, Кече Бөгелмә авыл мәдәният йортында әлеге датага багышланган чаралар циклы үтә.
Шул исәптән, биредә укучылар өчен дә кичә үтте.
Балалар Дахау, Майданек, Маутхаузен, Освенцим, Саласпилс, Бухенвальд концлагерьларындагы хәлләр турында кадрлар караганда тын да чыгармадылар. Мондый лагерь стеналары артында утырып та, безнең халык үзенең батырлыгын һәм җиңүгә өметен өзмәгән. Без моны һәрвакыт истә тотарга тиешбез.