Бөгелмәдә ветераннарга тәбрикләү открыткалары әзерлиләр

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын үткәрү һәм аңа әзерлек кысаларында “Радуга” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль тәрбиячеләре “Бердәм Россия яшь гвардиясе” җирле бүлеге активистлары белән берлектә, солдатларның өчпочмаклы хатлары рәвешендә ветераннарга котлау открыткалары әзерлиләр.

9 май бәйрәме парадында һәрбер ветеран балалар кулыннан бүләккә шундый өчпочмак алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International