Бүген Бөгелмә шәһәре мэриясендә “эшлекле дүшәмбе” үтте. Киңәшмәнең төп темасы – шәһәрне һәм районны санитар җыештыру ике айлыгын үткәрү һәм 18 апрельдә үткән гомумшәһәр өмәсенең нәтиҗәләре белән танышу.
Төп доклад белән торак-коммуналь хуҗалыгы, юл хуҗалыгы, транспорт һәм элемтә бүлеге җитәкчесе Михаил Конков чыгыш ясады. Аның сүзләре буенча шимбә өмәсендә 19 меңнән артык кеше, 31 берәмлек техника катнашкан. ТБО полигонына 175 тонна чүп-чар чыгарылган. Шәһәрне чүп-чардан арындыру эшләре дәвам итә. 25 апрель көнне тагын бер массакүләм шимбә өмәсе үтәчәк. Шушы ук көнне “Агач утырту көне” республика акциясен үткәрү планлаштырылган, биредә Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашачак.