Бөгелмә районы башлыгының Җирле үзидарә көне белән котлавы

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәт ветераннары!
       Һөнәри бәйрәм - Җирле үзидарә көне белән ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз.
       Безнең дәүләтнең киләчәге җирле үзидарә үсешеннән башка мөмкин түгел. Халыкның җирле үзидарә органнарына ышанычы, хөрмәте - кешеләрнең дәүләт хакимиятенә мөнәсәбәтен чагылдыручы төп күрсәткеч. 
       Районның барлык муниципаль һәм җирле үзидарә хезмәткәрләрен безнең барыбыз өчен дә мөһим һәм кирәкле бәйрәм белән тәбрик итәм!
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, муллык, гаилә бәхете һәм Бөгелмә районы халкы өчен хезмәттә югары уңышларга ирешүегезне телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International