11-17 апрель көннәрендә Казанның Универсиада авылы Россиянең 62 регионыннан укучыларның физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы катнашучыларын кабул итте. Татастан Республикасы командасын 15 укучы тәкъдим итте, шуларның икесе Бөгелмәнең 2 нче лицей укучылары Максим Брагин һәм Диләрә Фәрхетдинова.
Йомгаклау нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасында 13 бүләкле урын. 10 нчы сыйныф укучысы Максим Брагин - җиңүче, ә чыгарылыш сыйныф укучысы Диләрә Фәрхетдинова бүләкләнүче булды. Моңардан тыш, Диләрә Фәрхетдинова “Спорт уеннары” этабында шәхси 2 нче урынга лаек булды.
Бөгелмә районы башлыгының матбугат хезмәте