Без истәлеккә тугры

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр 11 нче урта мәктәп базасындагы “Боевая Слава” музеенда булдылар.

     Укытучылар һәм укучылар күп еллар дәвамында бик зур теләк белән хатлар, документлар, сугыш елларыннан калган предметларны туплаганнар. Батыр солдатларның фотоальбомнары, өчпочмаклы хатлар да саклана биредә.

     Балалар экскурсоводлар сөйләвен бик кызыксынып тыңладылар һәм музей экспонатларын карадылар. Алар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Экскурсия беркемне дә битараф калдырмады.


Бөгелмә районы башлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International