2015 ел Россиядә Мәдәният елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, җәмгыятьнең игътибарын әдәбияткә юнәлтеп, “Курс-М” шәһәр студентлар клубы 1 нче гомумбелем бирү мәктәбендә “Һәрвакыт, һәркайда укы” дип исемләнгән чара үткәрде.
Чара телевизион уен “Своя игра”ны хәтерләтте, бары тик әдәбият темасына гына иде. Укучылар командаларга бүленеп көч сынаштылар. Укучылар бүләккә язу китапчыклары һәм “Курс-М”ның каләмнәрен алдылар.