Бөгелмәнең үзәк мәйданы төзекләндерелә

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

Бүген Бөгелмә муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе Адел Галиуллин шәһәрнең төзелеш һәм төзекләндерү эшләре баручы объектларында булды.

     Күп фатирлы йортларда капиталь ремонт республика программасын тормышка ашыру кысаларында Адел Галиуллин Фрунзе урамындагы 20 нчы йорт, Радищев урамындагы, 14 нче йортларда булып, эш барышын күзәтте.    

     Шәһәрнең үзәк мәйданында эш кайный – Бөек Җиңүнең 70 еллыгына санаулы көннәр генә калып бара. “Нур” ҖЧҖ төзүчеләре алдына куелган төп мәсьәлә – брусчатка салу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International