Бөгелмәдә “Батыр исеме белән аталган урам” партия проекты кысаларында чираттагы ачык дәрес үтте. Советлар Союзы герое Герасим Кудряшов стелласы янында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге һәм 8 нче мәктәп коллективы оештырган митинг үтте.
Чарага “Подстанция” микрорайонының Бөек Ватан сугыша ветераннары: Александр Фомич Куцевол, Александр Прокопьевич Павлов, Габделхак Кадыйрович Раянов чакырулы иде.