20-23 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияте буенча III Халыкара олимпиада үтте. Олимпиаданың финал өлешендә Россиянең 22 субъектыннан, 10 чит илдән, шул исәптән, Япония, Төркия, Кытай, Бельгия, Финляндия, Канада, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Әзербайҗаннна җыелган 500дән артык укучы һәм студент катнашты.
Бөгелмә муниципаль районының 6 укучысына безнең районны тәкъдим итү бәхете тәтеде. 2 нче Карабаш урта мәктәбе укучылары Алина Фәттәхова һәм Элвина Мингалиева 3 нче урынга лаек булдылар. 2 нче лицей укучысы Мария Зябова Халыкара олимпиада дипломанты булды. Котлыйбыз!
Бөгелмә районы башлыгының матбугат хезмәте