Бөгелмәдә “Батыр урамы” ачык дәресләре дәвам итә

2015 елның 25 апреле, шимбә

Бөгелмәдә “Батыр урамы” партия проекты кысаларында чираттагы ачык дәрес үтте. Ул 7 гимназиянең 5 сыйныфында оештырылды. Укучылар сыйныфташларына Советлар Союзы геройларының батырлыклары һәм алар исеме: Петр Монаков, Николай Сентюков, Газинур Гафиятуллин, Александр Рудаков, Иван Никитин, Вячеслав Медноногов һәм Муса Җәлил белән аталган шәһәр урамнары турында сөйләделәр.

     Укучылар шулай ук “Мәңгелек дан” мемориалы турында сөйләделәр.

     Шушы ук көнне мондый дәресләр БФКНИТУда һәм 5 нче мәктәптә үтте.


Бөгелмә районы башлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International