Бүген Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулуга багышланган “Урман утырту көне” һәм “Җиңү урманы” акциясе үтте. Чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, җирле совет депутатлары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Акция кысаларында 255 куак һәм 69 юкә, туя, чыршы, нарат һәм зәңгәр чыршы үсентесе утыртылган. Икеайлык дәвамында 455 агач утырту планлаштырыла.
Бөгелмә районы башлыгының матбугат хезмәте