“Россия патриотларын тәрбиялибез”Бөтенроссия бәйгесенең республика этабына нәтиҗәләр ясалды

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, “ТР Ветераннары союзы” ветераннар (инвалидлар) Республика иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе – А.Г. Юлашев) белән берлектә “Россиянең патриотларын тәрбиялибез” Бөтенроссия бәйгесенең республика этабы үткәрелде. Бәйгенең финал өлешенә 500дән артык эш сайлап алынды.

Конкурс лауреаты дипломы Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенә тапшырылды. Гимназия директоры Ф. Гайнуллин яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия эшләрен оештыруда, пропогандалаудагы зур өлеше өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әлеге юнәлештә эш алып баруда шәхси өлешләре өчен гимназия укытучылары: В.В.Бусыгина, Х.Х.Бәдретдинова, З.Т.Шәфигуллина, Р.А.Гафиатуллина, Г.Р.Нигъмәтуллинага Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International