Татарстанда рус теленнән үз белемнәрен 1470 кеше тикшереп карарга карар иткән – Казанлылар, Түбән Камалылар, Бөгелмәлеләр, Яшел Үзәнлеләр һәм Әлмәтлеләр.
Шушы көннәрдә эшләрнең нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Кагыйдә буенча оештыручылар бары тик “бик яхшы”лар турында гына хәбәр итә. Әлегә 4 шәһәр буенча нәтиҗәләр билгеле – иң акыллылар бөгелмәләр.
Казан
Яздылар - 941 кеше
“Бик яхшы” билгесен алучылар - 6
Әлмәт
Яздылар - 124 кеше
“Бик яхшы” билгесен алучылар – 2
Бөгелмә
Яздылар - 109 кеше
“Бик яхшы” билгесен алучылар - 5
Түбән Кама
Яздылар - 120 кеше
“Бик яхшы” билгесен алучылар -1
Яшел Үзән
Яздылар – 176 кеше
“Бик яхшы” билгесен алучылар – әлегә билгесез.