Дөньяны матур төсләр белән буя: Бөгелмәдә изгелек атнасы

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Бөгелмәдә традицион “Изгелек атнасы” тәмамланды. “Курс-М” клубы вәкилләре читтә калмадылар, әлеге чарага кушылдылар.

25 апрель көнне “Ялкын” балалар приюты балалары “Курс-М” клубы егет-кызларының коймаларны матур төсләр белән буяуларын һәм күңелле рәсемнәр төшерүләрен күзәтә алдылар. Студентлар үзләре әйтүе буенча, әлеге рәсемнәр һичшиксез балаларның һәм тәрбиячеләрнең кәефләрен күтәрергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International