Бөгелмә муниципаль районының кече һәм урта бизнес җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр!
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты «Җиһаз лизингы үсеше: кече һәм урта эшкурлык субъектларының җиһаз лизингы килешүе (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) буенча беренче кертемне (авансны) түләүгә киткән чыгымнарын субсидияләү» чарасы кысаларында, субсидия формасында дәүләт ярдәме бирү өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлау турында хәбәр итә.
23 апрельдән алып, 22 майга кадәр «Җиһаз лизингы үсеше: кече һәм урта эшкурлык субъектларының җиһаз лизингы килешүе (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) буенча беренче кертемне (авансны) түләүгә киткән чыгымнарын субсидияләү» чарасы кысаларында, субсидия формасында дәүләт ярдәме бирү өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу бәйгесендә катнашу өчен кече һәм урта эшмәкәрлектән бәйге гаризалары кабул итү бара.
Бәйге гаризалары дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә - 9.00 - 18.00; җомга – 9.00 - 17.00 сәгатьләрдә кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: (843)524-90-90.
Бөгелмәдәге белешмә телефоны:
6-83-26 – Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге.