“Созвездие-Йолдызлык – 2015” эстрада сәнгате ачык республика фестиваленең супер-финалы 5 көн дәвам итте.
“Техника йорты” коллективы Казанда үткән финалда Бөгелмәне тәкъдим итте. “Конферанс” номинациясендә Павел Митрофанов 2 нче дәрәҗә Лауреат (җитәкчесе - Д. Барсукова) булды. Павелга җиңүче йолдызын, исттәлеккә кул сәгате, планшет һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте премиясен тапшырдылар. “Московское время” заманча бию студиясе (җитәкчесе - Э. Кузнецова), һәм Полина Губина (конферанс, җитәкчесе - Д. Барсукова) фестивальнең Дипломантлары булдылар.