Бөек шагыйрьнең туган көнендә

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

26 апрель көнне Татарстан бөек шагыйрь – Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтте.

     4 нче “Ләйсән” балалар бакчасында ел саен Тукай укуларын үткәрү матур традициягә әйләнде. Әлеге чара кысаларында бөек татар шагыйре турында презентация әзерләнде, “Тукай- балаларга” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук аның әкиятләре буенча балалар рәсемнәре күргәзмәсе һәм “Тукай – безнең өчен горурлык” әдәби-музыкаль композициясе үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International