“Президент ярышлары” регион финалы бүләкләнүчеләре

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

24-26 апрель көннәрендә Мамадыш муниципаль районында “Президент ярышлары” укучыларның Бөтенроссия спорт ярышларының регион финалы үтте.

Бөгелмәне 3 нче урта мәктәпнең 7 “Б” сыйныфы укучылары тәкъдим итте. Спортчылар лаеклы чыгыш ясадылар: шахмат, бадминтонда призлы урыннар яуладылар, ә “Визит карточкасы” иҗади биремендә безнекеләр иң яхшылары дип танылды. Команда эстафетасында, иҗади бәйгедә – 1 нче, теоретик бәйгедә һәм гомуми зачетта 2 нче урын өчен кубоклар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Бөгелмә районы башлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International