Бөгелмә районы мэриясе бинасында террорга каршы комиссия утырышы үтте. Киңәшмәне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров үткәрде.
Көн кадагындагы төп мәсьәлә – террорлык актларын булдырмый калуда өстәмә чаралар һәм Бөгелмә районында 1 май һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 еллыкны билгеләп үтүгә багышланган бәйрәм чараларында экстремистик хәлләрне булдырмау һәм иҗтимагый куркынычсызлыкны арттыру.
Бөгелмә районы башлыгының матбугат хезмәте