Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров ялгыз пенсионер, I группа инвалид Миңсылу Сәлахетдинованың өендә булды.
Миңсылу Хәйдәровна – балачактан инвалид. Шуңа да карамастан, үзенең 73 яшендә ул һаман да актив, тормыштан зарланмый. 20 елдан артык ПТЖХ да авария хезмәте диспетчеры булып эшләгән. Сугыш елларында Миңсылу Хәйдәровна әтисен югалта. Аның бүгенге көндә туганнары да бакыйлыкта инде – әнисе һәм абыйсы күп еллар элек инде вафат булалар. Пенсионерга күршесе ярдәм итеп тора.
Район башлыгы белән әңгәмәсендә Миңсылу Сәлахетдинова социаль яклау идарәсе тарафыннан игътибарның аз булуыннан зарланды. Линар Закиров әлеге хәлне төзәтергә вәгъдә итте һәм, сәламәтлек, иминлек теләп, бүләк тапшырды.