Республика егет-кызларының 50 проценты тәмәке тарта.
Татарстанда әлеге айлык республика территориясендә антитабак законын гамәлгә кертү максатыннан старт алды. Ул 31 май – Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көненә һәм Россиядә йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү елына багышланган. 19 июньгә кадәр республикада, шул исәптән Бөгелмәдә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, халык игътибарын сәламәтлеккә, антитабак законы тәртипләренә юнәлдерелгән чаралар узачак.