“SCHILLER” диагностик системасын бөгелмәләргә башкала химаячеләре бүләк иткән.
Россиядә 2015 ел Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү елы дип игълан ителде. Әлеге авырулардан безнең илдә көн саен 3100 кеше вафат була – һәр 28 секунд саен бер кеше.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыкканда вакытлы һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен заманча диагностик җиһаз булдыру кирәк. Ул хәзер Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең кардиология бүлегендә дә пәйда булды. “SCHILLER” диагностик системасын бөгелмәләргә башкала химаячеләре бүләк иткән. Аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров тантаналы рәвештә бүлек мөдире Сергей Большаковка тапшырды.