Бала товарлары куркынычсызлыгы турында кайнар линия телефоны

2015 елның 2 июне, сишәмбе
Роспотребнадзор идарәсенең җирле бүлеге Татарстанда бала товарлары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында кайнар линия телефоны ача.
Ведомство матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кайнар линия Бөтендөнья балаларны яклау көнне - 1 июньдә эшли башлаячак һәм 5 июньгә кадәр ачык булачак. Шылтыратуларны (843) 273 15 83 телефоны буенча 9.00 - 18.00 сәгатьләрдә кабул итәчәкләр (төшке ял вакыты 12.00-12.45). Җомга көнне 16.45 сәгатькә кадәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International