Бөгелмәләр алда: футбол беренчелеге

2015 елның 2 июне, сишәмбе

31 май көнне Октябрьский шәһәрендә 2005 елгы һәм аннан да кечерәк малайлар арасында Бөтендөнья балалар көненә багышланган Футбол беренчелеге узды.

Спорт мәйданында “Бөгелмә-1”, “Бөгелмә-2”, “Урыссу”, “Урыссу-2007”, “Кандры” һәм Октябрьскийның “Апельсин-ДЮСШ 4” командалары очрашты. Уен 15әр минуттан торган 2 таймда узды – балалар өчен норматив шундый. Һәр команданың үз формасы, тренеры һәм җанатарлары.

Турнирдан соң җиңүчеләрне билгеләделәр:

I урында – “Бөгелмә-2”

II урында – “Бөгелмә-1”

III урында – “Урыссу”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International